Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе «Адымнар» мәктәбе стилендә була
Зәй шәһәренең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Шунысы да бар, белем йорты заманча төзекләндерелгән бина белән беррәттән укыту процессында да үзгәрешләр кичерәчәк. Татар телендә белем бирү, бердәм форма - гимназияне төп аерып торучы элементлар. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Капиталь ремонт, татар гимназиясен үзгәртеп кору район башлыгы Разиф Кәримовның тырышлыгы нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп, ул гимназияне үзгәртеп коруга ярдәм итүен сорады. Безне ишеттеләр һәм хупладылар.
Нәтиҗәдә Зәй балалары матур интерьерлы һәм белем бирүдә яңалыклары булган бөтенләй яңа заманча уку йортында укыячак. Ул республикадагы «Адымнар» күптелле белем бирү йортлары стилендә була», – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев.
Март башында татар гимназиясенә директор итеп Марат Мөхәммәтханов билгеләнде. Моңа кадәр дә шәһәр мәктәпләрен җитәкләгән кеше буларак, ул гимназиядә бөтен барлыгын биреп эшкә кереште. Хәзерге вакытта татар гимназиясендә 357 укучы белем ала.
Татар гимназиясен үстерүнең яңа концепциясе беренче чиратта татар телен саклауда. Әлегә кадәр татар гимназиясендә фәннәр рус телендә укытыла иде, ә хәзер аерым фәннәрне татар телендә укыту бурычы тора. Барлык тәрбия эшләре, балалар арасында дәрестән тыш эшчәнлек татар телендә алып барылачак.
«Моннан тыш, гимназиядә бердәм мәктәп формасы кертелә. Бу уңайдан без «Адымнар» мәктәбе белгечләре киңәшләренә колак салдык, аларга мәктәп формасын тегә торган фабрикага чыктык. Ата-аналар белән җыелышлар уздырылды инде. Без укучыларның киемнәренең төсен һәм стилен ата-аналар белән килештердек һәм инде 1 сентябрьдә балалар – беренчедән унберенче сыйныфка кадәр, яңа формада парта артына утырачаклар, – ди Марат Мөхәммәтханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз