news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгына багышланган кичә булды

Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырды. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Рәсүл Гамзатов — бөек совет һәм Россия әдибе, публицист, сәясәт эшлеклесе, Дагыстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе, РСФСРның һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты.

Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән җентекләбрәк танышты, аның атаклы «Торналар» әсәренең барлыкка килү тарихын белде. «Торналар» җыры Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар турында истәлек символына әвереләде.

«Шатлык» үзәгендә ял итүчеләр үзләре дә Рәсүл Гамзатовның туган йорт, үз халкы, әнисе, хатын-кызны хөрмәт итүне, халыкларның мәхәббәтен һәм дуслыгын данлаучы шигырьләрен укыдылар. Алар игътибарына видеоязмалар аша җырлары тәкъдим ителде. Шулай ук авторның әсәрләре, аның тормышы турында материаллар белән китап-иллюстратив күргәзмә дә оештырылды», — диде баш китапханәче Лилия Хафизова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100