news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә район күләмендә ифтар оештырылды

Зәйдә район күләмендә ифтар оештырылды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Бүген Зәйдә традициягә әйләнгән күркәм чара – район күләмендәге ифтар үтте. Аны район җитәкчелеге мөхтәсибәт белән берлектә инде берничә ел рәттән Рамазан аенда үткәреп килә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Быел да район ифтары Зәй политехник көллияте ашханәсендә узды. Иң башта район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, райондагы милләтара мөнәсәбәтләрнең, дини вазгыятьнең күркәм дәрәҗәдә булуын, бер диндәгеләрнең икенче диндәгеләргә хөрмәт белән карап яшәүләрен ассызыклады. Районның икътисади-социаль торышын бәян итте.

Аннан соң район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин вәгазь укып, азан әйтте.

Ифтарга җыелучылар җимеш, су белән авыз ачканнан соң, ахшам намазы укыды, мул табын артында ифтар кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100