Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Энергетик» Мәдәният сараенда оештырылды.
Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән җылы итеп күрешеп, аларга рәхмәт белдерде, хәлләрен сорашты. Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
«Сезне туган якта күрүебезгә шатбыз. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез. Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша», - диде Разиф Кәримов.
Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да Җиңүгә өметләнә. Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм районның барлык халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде, борчыган сораулары белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Аларның һәр соравы теркәлеп барды, алар хәл ителәчәк, егетләргә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады район башлыгы. Һәм әлеге юнәлештә тырыш хезмәт куйган волонтерларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз