Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Полицейский Кыш бабай» машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәртте
Зәйдә автоинспекторлар, Кыш бабай, Кар кызы һәм Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре җәяүлеләрне, машина йөртүчеләрне туктатып якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Адилә Борһанова яза.
Җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар һәм юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр бирделәр. Машина йөртүчеләр бүләккә Кыш Бабай һәм Кар кызыннан яктылык кайтара торган жилетлар алды.
Акция вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, фликерларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз