Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә өлкәннәр өчен «Өйдә бәйрәм» акциясе үткәрелә
Зәйнең «Шатлык» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үз карамагында булган өлкән кешеләргә өйләренә барып чаралар уздыра. Алар «Өйдә бәйрәм» дип исемләнгән акция кысаларында уздырыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Моның өчен алдан ук котлау открыткалары, кулдан эшләнгән сувенирлар әзерләнә, җырлар өйрәнелә.
Бу көннәрдә «Өйдә бәйрәм» акциясенә авыл мәктәпләре укучылары да кушылган. Алар социаль хезмәткәрләр белән әби-бабайларның өйләренә барып алдан әзерләгән чыгышларын тәкъдим итә.
Мисал өчен, Шыкмамай авылында Тәслия Аюкина социаль хезмәткәр Рәисә Фәрхетдинова каравында булган башка өлкәннәрне дә үз өенә чакырган һәм алар бергәләп балалар чыгышларын тыңлаган, түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, гәпләшкәннәр, догалар кылганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз