news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә мөселман хатын-кызлар форумы булды

Зәйдә мөселман хатын-кызлар форумы булды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Бүген Зәй районында беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары форумы оештырылды. Ул Таҗетдин Ялчыгол эзләре буйлап, тарихи мирасны барлауга багышланды. Форум кысаларында абыстайлар Таҗетдин Ялчыгол истәлекләре сакланучы Имәнлебаш, Куш-Елга, Югары Мәлем авылларында булды, хәзрәтләр рухына дога кылып, Таҗетдин һәм аның буын дәвамчылары истәлекләрен барлады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Куш-Елгада билгеле тарихи урын «Хәзрәт чишмәсе»н карап, биредәге заманча төзекләндерелгән, күркәм биләмәгә сокландылар, саф сулы чишмә суыннан авыз иттеләр.

Форум барышында авыл имамы Сөләйман хәзрәт Гарипов абыстайларга әтисе Мөхәммәтһади имам язып калдырган истәлекләрне бәян итте.

«Безнең авыл кешеләре, гомумән Түбән Биш авылы җирлеге халкы укымышлы булулары белән элек-электән аерылып торган. Башка авыл кешеләре безнең җирлектән чыкканнарның белемле булуына гел сокланганнар. Әти язып калдырган өч амбар кенәгәсе саклана үземдә, анда нәкъ менә Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Фәхретдин һәм Фәйзулла хәзрәтләрнең халыкны гыйлемле итүгә керткән өлешләре буыннан-буынга тапшырылып, бу төбәк кешеләрен аң-белемгә хирыс итүләре нигез булып ята диелә. Димәк, бу Ялчыгол нәселе безнең халыкның укымышлы булуына сәбәпче. Әле алай гына да түгел, бүгенге көнгә кадәр Ялчыголның авылыбызга ярдәмен тоябыз, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки Ялчыголның тарихи истәлекләрен барлау нәтиҗәсендә авылыбызда юллар яңара, мәдәният йортыбыз заманчалашты, «Хәзрәт чишмәсе» күркәм урын булып, безнең горурлыгыбызга әверелде. Монда инде Әсхат Сәфәровка, Разиф Кәримовка булышлыклары өчен рәхмәтлебез», - диде Сөләйман хәзрәт.

Ул сигезенче ел Куш-Елга авылы имамы буларак халыкка хезмәт итә икән. Чарада катнашучыларга аның әтисе язып калдырган көндәлекләрдән кайбер истәлекләр белән уртаклашуы аеруча тәэсирле булды.

Ә мөселман хатын-кызлары форумын оештыручыларның берсе булган, Таҗетдин Ялчыгол нәселенең бишенче буын вәкиле Разилә апа Җиһаншина, галим, хәзрәт мирасын өйрәнүдәге соңгы яңалыклар белән уртаклашты.

«Бүген бу форумга дини мәсьәләләрне хәл итүнең башында торучылар, хәзрәтләребезнең төп ярдәмчеләре булган абыстайлар җыелды. Мин аларны энҗе-мәрҗәннәргә тиңлим, алар бертуктамый дини мәгърифәтебез сагында торучылар, аларны яшь буынга таратучы, җиткерүчеләр. Бүгенге форумның максаты да әнә шул абыстайларыбызга Таҗетдин Ялчыгол мирасы турында күбрәк сөйләп, аларның хәбәрдарлыгын арттырып, киләчәктә аны үз укучылары-шәкертләренә җиткертү», - диде Разилә ханым.

Фото: © http://zainsk-inform.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100