news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү эше дәвам итә

Зәй районында терлекләрнең ветеринария иминлеген саклау өчен мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү эше дәвам итә. Бу хакта йорт хайваннары һәм кошлар арасында аеруча куркыныч йогышлы авыруларның таралуына юл куймау буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә сөйләштеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хәбәр иткәнчә, районда терлекләрне исәпкә алу һәм идентификацияләүнең бердәм системасы актив рәвештә кертелә һәм бүгенге көндә барлык мөгезле эре терлекләрнең 56 проценты бердәм системада идентификацияләнгән. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр тиелә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлекләрне маркировкалау бушлай булачак, ләкин бу максат өчен махсус тамгалар сатып алырга кирәк.

«Биркалау һәр терлеккә бердәм мәгълүмат системасында кулланыла торган уникаль номер бирәчәк. Хайванны мәгълүмат системасында теркәү хуҗалык белгече тарафыннан башкарыла, ә аның идентификациясен дәүләт ветеринария хезмәте белгече раслый. Тамга  ярдәмендә электрон базада терлек турында мәгълүмат аның тууы вакытыннан сакланачак.

Мәсәлән, вакциналаштыру, прививка, аның яше, физиологик хәле. Терлек сатып алырга теләгән кеше дә, номерына карап, аның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихын тикшерә ала», – дип билгеләп үтте чыгышында ветеринария табибы Семен Ануфриев.

Гомумән алганда, терлекләрне идентификацияләү ветеринария табибларына райондагы эпидемиологик хәлне күзәтергә ярдәм итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100