Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды
Узган атнада татар әдәбияты көннәре кысаларында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовка багышланган зур чарада әдипнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр һәм аның шигырьләренә рәсем ясаучылар арасында уздырылган балалар бәйгеләренә йомгак ясалды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы» әдәби укуларында катнашып III дәрәҗәдәге диплом белән Абрамова Альмира (3нче мәктәп), Реназ Исрафилов (Түбән Биш мәктәбе), Ильхан Гәрәев (Югары Шепкә мәктәбе) бүләкләнде. II дәрәҗәдәге дипломнарга Алексей Краснов (Сарсаз Баграж мәктәбе), Әминә Гыйльфанова (1нче мәктәп), Алсу Хәйруллина (татар гимназиясе) лаек булды. Ә Анжелика Антонова (кадер мәктәбе), Альзана Фәрхуллина (Бигеш мәктәбе), Әминә Хөснетдинова (татар гимназиясе) җиңү яулады.
«Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре - рәсемнәрдә» бәйгесендә исә III дәрәҗә дипломга Аиша Бухарова (3нче мәктәп), Камилла Гәрәева (6нчы мәктәп), Алевтина Лопатина (4нче мәктәп), Роксана Шуаева (сәнгать мәктәбе) ия булды. II дәрәҗә дипломнарны сәнгать мәктәбе укучылары София Большакова, Ульяна Бокова, Милана Сафонова, Ясминә Жилина һәм Элина Фәттахова (7нче мәктәп) белән Илназ Галимов (6нчы мәктәп) алдылар. I дәрәҗә дипломнар Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән Зилә Хәсбәтуллина, Эльвина Байтимерова, сәнгать мәктәбеннән Мәликә Никитинага бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз