Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Минем ишегалдым» лагере проектының язгы сменасы башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
26 марттан 2 апрельгә кадәр Зәй шәһәренең 6 мәйданчыгында көненә икешәр сәгать «Легенда 17» педагогик отряды аниматорлары балаларның күңелен ача. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.
Смена дәвамында балалар иҗади биремнәр, квестлар, флешмоблар һәм тематик уеннарда катнаша. Шулай ук шәһәр китапханәсенә, «Энергетик» Мәдәният сараена, «Космос» киноучреждениесенә төрле чараларга бару планлаштырыла. Ә бер зур чараны Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында уздырырга җыеналар.
«Проектның язгы сменасы беренче тапкыр тормышка ашырыла, чөнки балалар һәм аларның әти-әниләренең лагерь оештыруга ихтыяҗлары зур. Шәһәрнең ишегалды мәйданчыкларында проектның укыту мәктәбен үткән һәм җәйге һәм кышкы каникуллар вакытында балалар белән эшләү практикасын алган аниматорлар эшли. Язгы лагерьларда 12 әйдаман эшләячәк. Апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелгәнгә күрә, бу юлы сменаны «Космик сәяхәт» дип атадык», - ди педагогик отряд кураторы Камил Нигъматуллин.
Яңа шәһәрнең 1/07 йорты ишегалды лагеренда Михаил Аввакумов балалар белән төрле уеннар оештыра. Миша 6нчы мәктәпнең IX А сыйныфында укый. Узган ел ишегалды проектында эшләп «Иң яхша аниматор» номинациясендә җиңү дә яулаган.
Яшьләр эшләре идәрәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бер атна эчендә ялның мондый формасында берничә йөз бала катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз