Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Минем ишегалды лагере» проектының кышкы сменасы узган
Зәй районында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында кышкы каникулларда күпкатлы йортлар ишегалларында «Минем ишегалды лагере» проекты үткәрелде. Проект «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында җиңү яулаган иде, дип хәбәр итә «Зәй-информ».
Әлеге проект кысаларында һәр бала өчен кышкы каникулларны ачык, күңелле һәм продуктив итеп үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Балалар өчен Зәй муниципаль районының яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре актив ял итү, яңа танышулар һәм саф һавада мавыктыргыч маҗаралар өчен киңлек булдырды, диелә хәбәрдә.
Тәҗрибәле аниматорлар балалар белән тугыз махсус мәйданчыкта шөгыльләнгән. Балалар хәрәкәтчән уеннарда, эстафеталарда, күңелле квестларда, иҗади биремнәрдә көч сынашкан. Проектта барлыгы 600 бала катнашкан.
Әлеге проект – балалар өчен актив булу, үсү һәм яңа дуслар булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Ата-аналар өчен дә балалары караулы булу, кышкы каникулларны саф һавада үткәрү бик мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз