Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә медицина хезмәткәре Мария Новокупованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар
Зәйдә гомер итүче медицина хезмәте ветераны Мария Новокуповага 100 яшь тулды. Аны бер гасырлык юбилее белән район башлыгы Разиф Кәримов, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Вадим Усманов өенә барып котлады. Автоклуб кызлары аның өчен иң матур җырларын бүләк итте. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Сез никадәр катлаулы, авыр, сынаулы тормыш юлы үтеп тә, күркәм сыйфатларны үзегездә саклап кала алгансыз, яшь буынга олы үрнәк булып яшисез. Сезнең якыннарыгыз кадерендә әле тагын озак еллар гомер итүегезне телибез», — диде Разиф Кәримов.
Ул Мария Романовнага Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырды. Юбиляр рәхмәт әйтеп, мин бу открыткаларны кат-кат укыячакмын, дип шатланды.
Мария Романовна 1923 елның 15 июнендә Алабуга районының Танайка авылында туа. 1947 елда Алабуга медицина училищесын тәмамлап, Якты Күл авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлый. 1956 елда хезмәтен Яңа Зәй бистәсендә дәвам итә. Ул шәһәр һәм район авылларында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә, халык аны яратып, үз итеп «безнең доктор» дип йөртә. 1959 елда шәһәрдә яңа район үзәк дәваханәсе төзелә һәм Мария Романовна анда акушерка булып эшли башлый. Ул Зәйдә беренче акушерка була.
«Ул елларда бала табучылар бик күп иде. Шулай бер сменада төнлә 8 хатынга бала таптырырга туры килде», – дип искә ала ул эшләгән елларын.
Һәм 38 ел гомерен сәламәтлек саклау тармагына багышлый. Моннан тыш, әле ул күңелендәге уй-хисләрен шигъри юлларга сала. Мария Романовна дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә онык-оныкчыкларына куанып яши. Кызы Нина Михайлова һәрвакыт әнисен кайгыртып, тәрбияләп тора.
Район җитәкчеләренең үзе белән рәхәтләнеп чын күңелдән аралашып, сөйләшеп утыруларына ихластан сөенеп, аларга да хәерле озын гомер теләде гасыр яшьтәше, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз