Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар гаилә корды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Зәйдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Александр белән Дмитрий сөйгәннәре белән кавышты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Александр сөйгәне Ольгага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм аның «әйе», дигән җавабын алгач, ЗАГСка гариза биргәннәр.
Александр хәрби зонада «Незнайка» кушаматын йөртә. Ул — штаттагы контрактчы, 2016 елда Сахалинга хезмәт итәргә китә, махсус хәрби операциянең башыннан Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшә.
«Без Донецк юнәлешендә хәрби бурычыбызны үтибез. Бурычыбыз — саклау пункты, оборонаны тоту һәм команданы тулысынча тәэмин итү», — ди ул хезмәте турында. Александр хәрби батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Жуков» һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләренә лаек булган.
Ольга — Чаллы кызы. Алар интернет челтәре аша танышканнар. Александр хезмәтенә киткәч, Ольга Зәйдә яшәргә карар иткән.
Яшь гаиләне әти-әниләре, якыннары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Регина Камалова район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, яшь гаиләнең бәхетле булуын, Александрның исән-сау җиңү белән кайтуын теләде.
Зәй егете Дмитрийга 23 яшь. Полициядә хезмәт иткәндә озак уйлап та тормыйча, махсус хәрби операциядә катнашырга контракт төзи ул. Хәрби зонада «Татарин» кушаматын йөртүче егет хәрби позицияләрдә сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү белән шөгыльләнә.
Зәй кызы Алеся белән алар бер шәһәрдән булсалар да интернет аша танышкан. Ялга кайткач, Дмитрий Алесяга тәкъдим ясаган. Туйлары да матур датада — 04.04.2025 тә узды. Яшьләрне котларга аларның якыннары җыелды.
Яшь парларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова котлады. Ул аларга бәхетле тормыш, Дмитрийның җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.
«Махсус хәрби операция башланганнан бирле районда хәрбиләрдән 33 пар законлы төстә никахларын теркәде», — ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз