Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм җыялар
Махсус операциядәге Зәй хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрү өчен районда зур эш алып барыла. Хәрбиләргә бүгенге көндә кирәк булган техник җиһазлар, инструментлар, төзелеш материаллары, медикаментлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр алу өчен акча җыялар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Аларга ярдәм җыюда теләсә нинди сумма – 10, 50, 100 сум да бик мөһим. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Теләгән кеше исемлектәге кирәкле булган әйберне үзе алып бирә ала. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә бердәм кушылсын иде. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик», - ди волонтерлар.
Ярдәм итәргә теләге булучылар «Зәй җылысы» хәйрия фондына мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз