news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия акциясе оештырылган

«Зәй җылысы» хәйрия фонды шәһәр кибетләр челтәрләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына җибәрү өчен мөһим булган әйберләр җыюны оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Шәһәрнең бер эре сәүдә челтәрендә махсус зур тартма урнаштырылган һәм сатып алучылар анда азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм хәрбиләргә кирәк булган башка күп нәрсәләрне калдыра ала.

Җыелган әйберләр районнан китүче чиртаттагы гуманитар йөк белән махсус операция зонасына җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot