news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган хәйрия концерты була

Зәй районы Чыбыклы авылы егете Разил Сибгатуллин хәйрия концерты оештыра. Тамашадан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына ярдәмгә юнәлтеләчәк. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Концертны Чыбыклы авылы егете Разил Сибгатуллин оештыра. Анда Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз, автор-башкаручы Айдамир катнашачак.

«Концерт 19 апрельдә уза. Билет сатудан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләргә ярдәмгә юнәлтеләчәк. Авыл халкы кергән акчага нәрсә алырга кирәк булуын үзе хәл итәчәк. Шулай ук залга махсус тартма да куелачак, теләгән кешеләр анда күпме булдыра ала шуның кадәр акча сала ала. Анда бит безнең егетләр. Без аларга ярдәм итәргә тиеш», — ди Разил Сибгатуллин.

Шулай ук тамашага махсус хәрби операциядә катншучы егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100