news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй хәрбиләренең гаиләсендә туган балаларга сертификатлар тапшырылды

Зәй хәрбиләренең гаиләсендә туган балаларга сертификатлар тапшырылды
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәйдә ирләре махсус операциядә катнашучы хатыннарны гаиләләрендә бала тууы белән котлап, 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

2023 елда районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 10 бала туган. Аларның 6сы декабрь аенда дөньяга аваз салган.

«Энергетик» Мәдәният сараенда бу уңайдан тантаналы чара узды, анда гаиләләрне балалары тууы белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Ревина котлады.

— Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга — бала тууы белән котлыйм. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Сезгә һәм якыннарыгызга зур хөрмәт белән ныклы сәламәтлек, иминлек телим, — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100