Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә яңа туган балага сертификат тапшырылды
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә яңа туган балага сертификат тапшырылды. Гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Тантанада кыска вакытлы ялга кайткан әти кеше үзе, социаль яклау һәм ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре Эльмира Хуҗина, Гөлфия Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Ватанны саклаучылар» фонды социаль координаторы Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов катнашты.
«Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм. 2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим», - диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
Районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 15 бала туган.
«Добрый» позывнойлы хәрби мобилизация буенча 2022 елның 30 сентябрендә чакырылган.
«Улыбыз туу турында миңа тормыш иптәшем телефоннан шалтыратып әйтте. Әлбәттә, сөенечемнең чиге булмады», - ди яшь әти. Тантанага килгән 8 яшьлек Дарина да энесе тууга сөенүен яшермәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз