news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан тагын бер егет өйләнгән

Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан тагын бер егет өйләнгән
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Бүген Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан тагын бер егет өйләнде. Зәй егете Дмитрийга 23 яшь, полициядә хезмәт иткәндә махсус хәрби операция башлангач, озак уйлап та тормыйча, хәрби хезмәткә контракт төзи ул. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Хәрби зонада «Татарин» кушаматын йөртүче егет хәрби позицияләрдә сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү белән шөгыльләнә.

«Безнең егетләр махсус хәрби операциягә китә башлагач, миңа өйдә калу сәер тоелды. Шундый вакытта битараф калмыйча, бер ел элек контракт төзедем», - ди «Татарин».

Зәй кызы Алеся белән алар бер шәһәрдән булсалар да интернет аша танышкан. Ялга кайткач, Дмитрий Алесяга тәкъдим ясаган. Туйлары да матур датада - 04.04.2025 тә узды. Яшьләрне котларга аларның якыннары җыелды.

Яшь парларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова котлады. Ул аларга бәхетле тормыш, Дмитрийның җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле районда хәрбиләрдән 33 пар законлы төстә никахларын теркәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100