Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә «Хәтер бакчасы» утырттылар
Зәйнең Мирный бистәсендә Бөек Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер бакчасы» патриотик акциясе узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Бөек Ватан сугышында илебезгә җиңүгә яулаган һәм бүгенге көндә илебез азатлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучы геройлар хөрмәтенә агачлар утырту башлангычын бистә халкы күтәреп алды.
Ял паркында зәңгәр чыршы үсентеләре утыртуда «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская, китапханәче Эльвира Архипова, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, 5нче мәктәпнең яшьармиячеләр отряды катнашты.
«Укучылар бу эшкә аерым бер горурлык белән алындылар. Утыртылган һәр агач - тормыш символы гына түгел, ә безгә тынычлык бүләк иткән геройларга рәхмәт белдерү дә ул», - ди Гөлбану Галяминская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз