news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә махсус операциядән кайткан хәрби солдат боткасы белән сыйлады

Бүген Зәйдә Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашучыларны солдат боткасы белән махсус операциядән кайткан хәрби сыйлады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Вакытлыча ялга кайткан хәрби Җиңү бәйрәмен туган төбәгендә каршылый алуына шат булуын белдерде.

Ул элек район яшьләр эшләре бүлегендә хезмәт кую сәбәпле, бәйрәм чарасында да хезмәттәшләре белән бергә булды.

Хәбәр иткәнебезчә, ул күптән түгел мәртәбәле дәүләт бүләге - Жуков медале белән бүләкләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100