news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең туганнары маскировка челтәре үрә

Зәйдә махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең туганнары маскировка челтәре үрә

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары маскировка челтәре үрә. Бу эшкә ир-атлар да кушылган. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Федоровка авылыннан булган Абрамовлар һәм Матвеевларның туганнары мобилизация буенча чакырылган. Алар үз хәрбиләренә дә, башка егетләргә дә ярдәм итәргә тырышалар. Узган якшәмбедә алар Зәйдәге маскировка челтәре үрү пунктына килеп, ике сәгать эчендә үз хәрбиләре өчен саклагыч – маскировка челтәре үргәннәр.

«Баштарак бу эшне ничек башкарып чыгарбыз дип курыккан идек, бер кыенлыгы да юк икән. Маскировка челтәре үрү буенча остарып беткән апалар безгә бу эшне бик җайлы итеп аңлатты. Ике сәгать эчендә өчкә дүрт метр зурлыктагы челтәрне үреп тә бетердек. Белгән догаларыбызны укып, бу маскировка челтәрләренең хәрбиләребезнең гомерләрен саклавын, аларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, йөрәк җылысын салып үрдек челтәрне. Атнага бер әнә шулай җыелышып, хәрбиләребез өчен челтәр үрергә киләчәкбез дип карар иттек», – дигән хәрбиләрнең туганнары.

Алар башкаларның да шушы эшкә кушылуларын тели.

«Кемдер Зәйгә шәһәргә килүе читен дип тә әйтер, ә бит бик күп авылларда да бу эш алып барыла. Бары тик битараф булмаска, егетләребезгә ярдәмгә кушылырга кирәк. Ә ул безгә күптән көтелгән җиңү, егетләребезнең туган якка исән-имин кайтуы булып ирешер», – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100