Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә машина йөртүче хатын-кызларга чәчәк бүләк иттеләр
Зәйнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, «Юл иминлеге фонды» район филиалы һәм 4нче мәктәп укучылары, «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь юл инспекторлары катнашында шәһәр урамнарына автоледиларны 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләргә чыкты. Бер төркем гүзәл затлар лалә чәчәкләре алды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Бүген 6 мартта яшь юл инспекторлары көне билгеләп үтелә. Без аның кысаларында автоледиларны тәбрикләп, аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне искәртүче буклетлар тарату акциясе оештырдык. Максатыбыз машина руле артында утыручы гүзәл затларга күңелле сюрприз белән беррәттән юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерү. Ә балаларыбызны бу акциягә кушу шулай ук, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген ассызыклау белән бәйле», — ди чараны оештыручы Вадим Иванов.
4нче мәктәпнең яшь юл йөрү инспекторлары белән әлеге белем йортының әтиләр советы әгъзалары да мөһим акциядә катнашты. «Улым Эрикның яшь юл инспекторы отрядында булуына мин бик шат, чөнки беренчедән бала юл кагыйдәләрен үтәү турында даими белеп торса, икенчедән башкаларны да үз артыннан ияртергә өйрәнеп үсә. Ул бит киләчәктә үзе машина руле артына утырырга тиешле кеше. Ә махсус акциядә катнашу әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булуны гадәткә кертергә ярдәм итә», — диде актив әтиләрнең берсе Артур Исламов.
Лалә чәчкәләрен исә беренчеләрдән булып Гелена белән Рәйсә ханымнар кабул итте. Алар мондый матур сюрприздан канәгать булуларын белдерде. Гелена 20, Рәйсә 14 ел дәвамында руль артында йөриләр икән инде. Алар мондый чараларның юл кагыйдәләренә тагын бер кат игътибарлы булырга кирәклеген искәртүен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз