news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 65 бала портфель алды

Зәйдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 65 бала портфель алды
Фото: Ирина Смирнова

Быел Зәй районында 400гә якын бала беренче сыйныфка бара. Акция кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары яңа портфельләр алды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Булачак беренче сыйныф укучыларына аларның беренче портфельләрен Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Казан федераль университетының Алабуга институтының психология һәм педагогика факультеты деканы Алексей Панфилов, «Агрокөч» АҖнең персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Гөлнара Равзиева, «Челтәр компаниясе» АҖ Түбән Кама электр челтәрләре филиалының персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Хәйретдинова, Зәй районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев тапшырды.

Район башлыгы балаларга уңышлар һәм, әлбәттә, яхшы билгеләргә генә укуларын теләде һәм хәйрия ярдәме күрсәткән зәйлеләргә рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot