Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Кыш бабай хәрбиләрнең гаиләләрен Яңа ел белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Зәй районында Кыш бабай белән Кар кызы хәрбиләрнең гаиләләрендә булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Зәйнең 7нче филиал китапханәчесе Эльвира Архипова һәм «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская махсус хәрби операциядә һәлак булган Артем Байрашевның әти-әнисен, Илдар Латыйповның әбисен, фашист концлагерьларында тоткын булган Мария Винокурованы, тыл хезмәтчәне Хәкимулла Мөхлисовны Яңа ел бәйрәме белән котладылар.
Аларның өйләренә Кыш бабай һәм Кар кызы килде.
«Бу күркәм акция - Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Аларның батырлыгын истә тотачакбыз һәм горурланачакбыз», - ди Гөлбану Галяминская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз