Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә кыйналган хатынның хәле турында сөйләделәр
Зәйдә яшәүче хатын-кызны кыйнау турындагы коточкыч хәл турында яңа мәгълүмат барлыкка килде. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, хатын-кыз хастаханәдә ята. Аның хәлен тотрыклы дип бәялиләр, ул шунда ук аңына килде.
Аны рәнҗетүчене, 1992 елгы ир-атны вакытлыча тоту изоляторына урнаштырганнар.
Исегезгә төшерәбез, гадәттән тыш хәл 4 июньдә Никифоров урамындагы йортларның берсе янында булган. Бу хәл видеокүзәтү камерасы объективына эләккән. Җинаятьче хатын-кызны подъезддан сөйрәп чыгара, асфальтка ыргыта һәм корбанының башына типкәли башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз