Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшырылды

Зәйдә күп балалы Галина һәм Васил Асыловлар гаиләсенә торак сатып алуга субсидия түләү хокукы турында таныклыкны район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйдә яшәүче Асыловлар гаиләсе торак бәясен түләргә 3 миллион 272 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды.
Асыловлар гаиләсендә өч бала — Кәрим, Марсель, Софья үсә. Васил Вәзирович — 88нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары, Галина Геннадиевна Чаллыда заводта эшли.
«Безнең бүген бик сөенечле көнебез. Узган ел «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасына кердек. Моңа кадәр үз торагыбыз юк иде. Һәм менә бүген безгә сертификат бирелде. Республика, район җитәкчелегенә шундый программа гамәлдә булганга рәхмәтебезне белдерәбез», — ди Васил Вәзирович.
Гаиләнең сөенечен уртаклашырга әниләре дә килгән иде.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә торак проблемаларын хәл итүдә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз