news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә көрәш турниры җиңүчесе билгеле булды

Зәйдә көрәш турниры җиңүчесе билгеле булды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә ике көн дәвамында Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылучы Бөтенроссия көрәш турниры тәмамланды. Анда турнирның абсолют җиңүчесе район батыры Радик Сәлахов булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Радик финалда Казан спортчысы Марат Миначев белән көрәшеп, көндәшен җиңүгә иреште.

Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны әлмәтлеләр яулады.

Икенчедә - Казанның «Зилант» спортклубы. Өченчедә - Лаеш районы командасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot