Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә китап бәйрәме үтте
9 августта Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Зәй үзәк китапханәсе үзенчәлекле чара - «Укучы эскәмия» акциясен оештырды. Бу хакта «Зәй-информ» сайты хәбәр итә.
Таҗетдин Ялчыгол исемендәге сквердагы уңайлы эскәмиягә китапханәчеләр китаплар, яңа чыккан журналлар һәм цитаталар белән якты кыстыргычлар тезеп куйды. Сквердан узучылар биредән битараф кына үтеп китә алмадылар.
Китапханәчеләр яңалыклар турында сөйләде һәм кичне уңайлы үткәрү, юлда вакыт уздыру яки ыгы-зыгыны вакытлыча онытып китап укып ләззәтләнү өчен китапны теләсә нинди кәефкә туры китереп сайларга ярдәм итте.
«Акция балаларда аеруча зур кызыксыну уятты: яшь укучылар өчен махсус җыентыклар әзерләнде һәм мини‑викториналар оештырылды. Балалар сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр, бер уңайдан яңа кызыклы китаплар турында да белделәр. Өлкәннәр дә алардан калышмады: балачактан яраткан әсәрләрен искә төшерделәр, киңәшләре белән уртаклаштылар һәм яраткан авторлары турында фикер алыштылар», - ди китапханәче Зинаида Исламгалиева.
«Укучы эскәмия» акциясе китап уку китапханәнең тын залларында гына түгел, җанлы сквер уртасында да бик үзенчәлекле булуын тагын бер мәртәбә исбатлады.
Фото: zainsk-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз