news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә «Кечкенә блогер» төбәк конкурсына йомгак ясалды

Зәйдә «Кечкенә блогер» төбәк конкурсына йомгак ясалды
Фото: «Зәй-информ»

Зәйдә республиканың төрле почмакларында яшәүче яшь талантларны берләштергән «Кечкенә блогер» төбәк видеоконкурсы тәмамланды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Быел Зәй районы мәгариф идарәсе һәм «Теремкәй» балалар бакчасы оештырган конкурс «Бу – безнең гаилә!» темасына багышланган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаилә традицияләре, уртак иҗат һәм сәламәт гадәтләр призмасы аша дөньяны күрсәтү өчен вакытлыча яшь блогер булып караган. Ата-аналар һәм педагоглар белән бергә балалар күңелне күтәрә һәм илһамландыра торган биш минутлык видеороликлар иҗат иткән.

Конкурс видеоиҗат аша гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен һәм милли традицияләрне популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

Конкурска 44 гариза кабул ителде. Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Байлар Сабасы, Тукай, Арча һәм Татарстанның башка шәһәр һәм районнарындагы 26 мәктәпкәчә учреждениедән 51 бала катнашты, ди оештыручылар.

Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде.

«Гаилә остаханәсе» номинациясендә (уртак иҗат турында хикәя) беренче урынны Аделия Җамалетдинова яулады (Зәй, «Кояшкай» бакчасы).

«Сәламәт буын» номинациясендә (спорт һәм гаиләдәге сәламәт гадәтләр турындагы тарихлар) Тимур Сабирҗанов җиңүче булды (Чаллы, «Батыр» балалар бакчасы).

«Татарстан – талантлар иле» номинациясендә (гаилә традицияләре һәм талантлар турында хикәяләр) беренче урынны Екатерина Карелова (Алабуга, 16нчы номерлы «Лучик» бакчачы) һәм Дарья Федорова (Зәй, «Энҗе» балалар бакчасы) бүлеште.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе Зәй шәһәренең «Күкчәчәк» балалар бакчасыннан Матвей Смирнов булды.

Барлык катнашучылар да истәлекле электрон дипломнар алачак. Иң яхшы роликлар мәгариф учреждениеләренең рәсми ресурсларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot