news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүчене 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Зәйдә яшәүчене 100 яшьлек юбилее белән котладылар
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, автоклуб хезмәткәрләре Камилә Нуриәхмәтованы 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Камилә апа Свердловск өлкәсенең Ирбит шәһәрендә туган. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашны, күңел көрлеген югалтмаган Камилә апаның балачагы, үсмер вакыты бик авыр вакытларга туры килгән. 18 яшьтән хастаханәдә санитарка булып эшли башлый. Аннан соң Пермь өлкәсендә ипи пешерүдә хезмәт куя. Тормышка чыгып, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бер кызы Зәй егетенә кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң Камилә апа Зәйгә күченеп килә. Лаеклы ялда булса да, 72 яшенә кадәр җыештыручы булып эшли.

Бүгенге көндә кызы Нурия гаиләсендә гомер кичерә. Балалары, оныклары да акыллылар. Һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Камилә әби башкалар борчуына борчылып, шатлыгына сөенеп, үзе беркемне дә борчымыйча яшәп ята.

Йөзъяшәр ветеранны юбилее белән Светлана Ревина район башлыгы исеменнән котлап, бәрәкәтле гомер теләп, бүләкләр тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100