Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә җитәкчеләр, депутатлар «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты
Бүген Зәйдә шәһәр һәм район Советлары сессиясе алдыннан депутатлар һәм җитәкчеләр социаль яклауга мохтаҗ булганнарны район басмалары – «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына яздырдылар. Хәйрия акциясе шәһәр хакимиятендә үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
«Язылу бүләк ит!» акциясен район башлыгы Разиф Кәримов башлап җибәрде, ул 10 газетаны почта аша өйләренә килә торган итеп, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә яздырды.
«Социаль челтәрләр, интернет заманасы булса да, басма матбугат чараларындагы язмалар, хәбәрләр алар иң дөрес мәгълүмат чыганаклары. Шуңа да һәр язылу компаниясе саен без җитәкчеләр, депутатлар белән бергәләп, мөмкин кадәр күбрәк зәйлеләрнең район газеталарын укый алулары өчен язылу акцияләрендә катнашабыз. Шәхсән үземнең дә эш өстәлемдә район газеталарының яңа саннары һәрчак кул астында тора. Моннан тыш, без махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар йөк илткәндә район газеталарының төрле саннарын туплап һәр ноктада калдыру өчен әзерләп алып барабыз. Егетләр туган яктан булган җылы хәбәрләр китерүче ул газеталарны көтеп, сорап алалар. Ә өлкән буын инде ул һәрвакыт басма матбугат чараларына тугры калды. Гомумән, безнең район республикада газеталар уку буенча актив исәпләнә. Алга таба да район басмаларының яшәвен, җылы язмалар белән халыкны сөендерүен телим», - диде ул.
Газеталарны исә район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары почта аша үз җирлекләрендәге физик мөмкинлеге чиклеләргә, социаль авыр хәлдәгеләргә, махсус хәрби операциядәгеләр гаиләләренә яздырдылар. Ә шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, депутатлар редакция аша яздырган ике газета ялгыз яшәүче өлкәннәрне һәм физик мөмкинлеге чиклеләрне куандырып торачак. Әлеге газеталарны без һәр җомга саен «Радость» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә илтәбез, ә социаль хезмәткәрләр аларны үз карамагында булган социаль хезмәтләр алучы өйдән чыга алмаган өлкәннәргә, инвалидларга тараталар.
Хәйрия акциясе кысаларында 61 газета яздыртылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз