Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә җирлек башлыклары күчмә семинарда уртак мәсьәләләр турында фикерләште
Зәй районы Александр Бистәсе авылында җирлек башлыкларының күчмә семинары булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Традицион төстә урыннарга чыгып җирлекләр яшәешен күзәтү, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылучы мондый семинарлар алдагы эшчәнлекне планлаштыруга зур ярдәм итә.
Семинарда катнашучылар Валентин Шалапаевның һәм Валерий Кочетовның крестьян-фермерлык хуҗалыкларында булды, алардагы эш оештырылышын карады. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев фермерларга каралучы программалар, субсидияләр турында да бәян итте.
Алга таба Александр Бистәсендә үзара салым хисабына төзекләндерелгән авыл урамы юлы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлне яңарту эшләре каралды.
Семинарда катнашучылар шулай ук «Александр Невский» храмында, фельдшер-акушерлык пунктында, мәктәптә, китапханәдә булды. Китапханәдәге махсус хәрби операция темасына әзерләнгән «Фронтка ярдәм» күргәзмәсе бик тә тәэсирле булды.
Соңыннан авыл мәдәният йортында семинарның пленар утырышында көн кадагындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз