news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә янгын сүндерү отрядлары ярышты

Зәйдә янгын сүндерү отрядлары ярышты
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Зәй ГРЭСының ирекле янгын сүндерү отрядлары төгәллектә, җитезлектә сынашты. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Биредә һәр ел саен янгын куркынычсызлыгы буенча әзерлекне тикшерү максатында цехларның ирекле янгын сүндерү отрядлары командалары арасында бәйге уздырылып килә. Быел да ГРЭСның мазут хуҗалыгы полигонында, махсус җиһазландырылган мәйданда станциянең 9 цехыннан 6 шар кешедән торган командалар катнашты.

Ярышларны ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров ачып җибәрде һәм бу чараның аерым әһәмияткә мөһим булуын ассызыклады.

«Без традицион төстә янгын буенча гадәттән тыш хәлләргә хезмәткәрләрнең әзер булуын тикшерү, аларның эш күнекмәләрен арттыру максатында цехлар командалары арасында ярышлар уздырып киләбез. Бу шулай ук янгынга каршы режим буенча предприятиедәге шартларны яхшыртуны да, янгын сүндерүдә кулланылучы беренчел җиһазларның торышын бәяләү дә, шәхси саклану чараларының җитешлеген, төзеклеген контрольгә алу өчен дә кирәк. Монда без хезмәткәрләрнең янгын чыкканда тиз арада сүндерү гамәлләрен кылуларын да, үз-үзләре өчен мөһим булган куркынычсызлык таләпләрен үтәүләрен дә, зыян күрүчегә ярдәм итә алуларын да бәялибез. Ел саен республика күләмендәге ярышларда да безнең хезмәткәрләр ныклы әзерлекле булуларын күрсәтәләр, узган ел мәсәлән, икенче урын алдылар. Мин үзебезнең мөһим объектта җитди әзерлекле, югары профессионаллар эшләве белән горурланам», – диде Дмитрий Прохоров.

Ярышларга ЦТО, ЭЦ, КТЦ-1, ТЦ, ХЦ, ЦАСУТП, КТЦ-2, ЦЭТС, ЦГСНК цехларының ирекле янгын сүндерү отрядлары чыкты. Бәйге таләбе буенча алты кешедән торган команданың кимендә өчесе алдагы елларда ярышларда катнашмаган булырга тиеш, бу исә предприятие хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген барлау өчен мөһим.

Ярышлар 6 этаптан торган. Иң башта предприятиенең бер өлешендә чыккан янгын турында тиз арада хәбәр итү, аннан әлеге янгын башланган урында махсус тукыма белән каплап ут сүндерү, электр җиһазына капкан утны ерактан су сиптереп ликвидацияләү һәм хезмәткәрнең янгын чыганагын сүндерү өчен тиешле гамәлләр кылуы бәяләнде. Шулай ук янгын сүндергәнче махсус киемнәрне дөрес кию, тиз яна торган һәм электр двигателенә капкан утны сүндерү алымнары да барланды. Зур булмаган тишектән су тутыру осталыгын да күзәтергә мөмкин булды. Һәр этапта дөрес гамәл кылуны янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре карап торды. Ә соңыннан командалар шартлы рәвештә янгында зыян күргән кешегә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр.

Иң беренче ярыш этапларын техник хезмәт күрсәтү цехының ирекле янгын сүндерү отряды командасы үтте. Беренче булгангамы егетләр бераз каушап та алды, ләкин тиешле таләпләрне ахыргача төгәл үтәделәр.

«Мин үзем команданың капитаны. Шәхсән әлеге ярышларда дүртенче тапкыр катнашам. Ә менә минем команданың калган әгъзалары барысы да әле тәүге тапкыр гына мондый ярышларга чыктылар. Әзерләнү вакытында биремнәрне үтәү вакытыбыз азрак иде, ә ярышта бераз каушадык. Ләкин минемчә иң мөһиме гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне чаралау», – ди Андрей Захаров.

Ә ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, I урында - технологик процесслар белән идарә итү автоматлаштырылган системасы цехы (ЦАСУТП), II урында – ягулык цехы, III урында – 1нче казан-турбина цехы командалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot