news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә йөклелекне өзәргә теләүчеләр белән профилактик эш алып барыла

Зәй үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөклелекне өзәргә теләүчеләр белән профилактик эш алып барыла. Хәзер исә хатын-кызлар белән сөйләшүне клиника психологы да башкара. Бу җаваплы хезмәткә махсус курслар үткән белгеч Регина Галимова билгеләнгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Һәр көн саен абортка кадәр консультация кабинетында мин психолог буларак йөкле хатыннар белән сөйләшүләр үткәрәм. Кайвакыт кешегә чын күңелдән сөйләшеп, шик-шөбһәләренән котылу җитми. Яхшылап аңлаткач йөклелекне өзәргә теләүчеләр арасында да кире уйлаучылар була. Бирегә шулай ук борчулары белән уртаклашырга йөклелек буенча диспансер исәбендә торучылар да мөрәҗәгать итә», — ди Регина Галимова.

Бүгенге көндә хастаханәнең акушерлык бүлегендә диспансер исәбендә 120 йөкле хатын тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100