Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә йөкле хатын-кызлар көне үткәрелде
7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Зәй район үзәк хастаханәсендә йөкле хатыннар катнашында чара узды. Аны елына ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр, чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Яңа бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү. Бу көнне бала көтүче әниләргә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашып, булачак әниләр каршында чыгыш ясады.
«Бу — бик үзенчәлекле, җылы бәйрәм. Ана булу — бик җаваплы. Дәүләт тарафыннан «Демография» илкүләм проекты кысаларында булачак әниләргә, гаиләләргә ярдәм итү буенча зур башкарыла. Ана — нинди бөек исем! Сезгә йөклелелек чорын яхшы кичереп, исән-сау балалар табуыгызны, аларны лаеклы ул-кызлар итеп үстерүегезне телим», — диде Эмиль Галиев.
Чарада югары һөнәри осталыгы, намуслы фидакарь хезмәте, йөкле хатын-кызларга ягымлы мөнәсәбәте һәм балалар гомерен саклауга зур өлеш керткән өчен район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, акушерлык бүлеге мөдире, табиб-гинеколог Виталий Егоров, акушер-гинеколог Ирина Исаева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
— Нәселне дәвам итү ул — хатын-кызның җир йөзендәге яшәешенең асылы да, үтә дә җаваплы олы бурычы да. Бала тудыру — һәр хатын-кыз тормышында гомергә истә кала торган иң зур, иң әһәмиятле вакыйгадыр. Бу бәйрәм — сезгә карата хөрмәт күрсәтү көне дә. Үзегез дә, балаларыгыз да сәламәт, имин булыгыз, — диде Айдар Фатыйхов, булачак әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Йөкле хатын-кыз — милләтнең өмете, бу — безнең киләчәгебез. Хәзерге вакытта ана булуга, тууга, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне яклауга үз көчләреңне юнәлтү бик мөһим. Һәрбер йөклелек бала туу белән тәмамланырга тиеш. Чарада катнашкан Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе мәчетендә имам вазифасын башкаручы Фәнил хәзрәт Әхмәтҗанов, Зәй төбәге благочинные, иерей Вячеслав атакай Федоров чыгышларында шушы фикерне җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз