Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Җиңүнең 80 еллыгына багышлап велойөреш оештырылды

Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү велойөреше» акциясе узды. Традиция буенча актив яшәү рәвешен яратучылар, Бөек Җиңү яулаган Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү өчен, шәһәр урамнары буйлап велосипедларда күмәк әйләнделәр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Велоузышта катнашучылар белән бергә Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да стартка чыкты.
«Җиңү велойөреше» акциясе шәһәребездә традицион төстә 9 май алдыннан үткәрелә. Быел бу бәйрәм юбилей датасын каршылавыбыз белән аеруча үзенчәлекле. Без акциядә катнашып фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәтле булуыбызны белдерәбез», - дип велоузышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте Петр Сергеевич.
Патриотик акциядә 200дән артык зәйле катнашты. Велоузышка беренче тапкыр чыккан Вәсилә Петрова моны Җиңү көнен якынайткан бабалары хөрмәтенә башкаруын әйтә.
Ә Алмаз Якупов исә «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек кызы Азалия белән бергәләп билгеләнгән дистанцияне узды.
«Велоузышта катнашуыбызны мин дә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабамнарга багышладым. Николай бабай артиллерист булган, ә әтием ягыннан Әнсар бабам ике тапкыр әсирлектә булган һәм ике тапкыр тоткынлыктан качкан. Сугыштан алар икесе дә исән-сау әйләнеп кайтканнар, тырыш хезмәт куйганнар», - дип сөйләде Алмаз. Ул кечкенә кызын да ерак бабаларына хөрмәтле, илебез патриоты итеп тәрбияләүгә өстенлек бирә.
Велоузышның финиш ноктасы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында булды. Финишта яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре катнашучыларга Георгий тасмалары, шулай ук кара һәм кызгылт сары төстәге шарлар тараттылар.

Фото: © Ирина Смирнова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз