news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Җиңүгә 50 көн кала» дип исемләнгән капсулага ветераннар теләкләрен җыялар

Зәйдә «Җиңүгә 50 көн кала» дип исемләнгән капсулага ветераннар теләкләрен җыялар
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Бүген Зәйдә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган яңа акция башлап җибәрде. Ул «Җиңүгә 50 көн кала» дип исемләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан, Әфган сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан киләчәк буынга хат яздырып, аны махсус капсулага салып саклыкка кую. Бүген исә музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков өендә булды, аннан киләчәк буын өчен теләкләрен яздырып алды.

«Иң мөһиме сәламәтлек, ил - көннәребезнең имин булуы. Бездән соңгы буыннар яшәү тәмен, ямен белеп, якыннарын кадерләп, бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булып яшәсеннәр», — диде аксакал ветеран.

Сугышта катнашкан хезмәт ветераны, Зәй ГРЭСын төзүчеләрнең берсе булган Леонид Яковлевич районның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүне саклауда, Сталинград контрһөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша. II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Теләкләре язылган хатны мөхтәрәм ветеран пөхтәләп махсус алтынсу капсулага беренче булып салды. Алга таба анда Анна Моисеева, Әфган сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның да теләкләре урын алачак.

«Без бу капсулага хатларны җыюны 20 мартка төгәлләп, нәкъ менә шул көнне — Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга 50 көн калгач аны музейда тантаналы чара үткәреп ябарга исәплибез. Капсула музейның билгеле урынында сакланачак. Ә ун елдан соң Җиңүгә 90 ел тулуны каршылаганда һәм безнең музейга 50 ел тулу тантанасында ачып, аны яшь буынга укырга исәплибез», — диде музей хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100