Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Җиңү көне уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырылды
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.
Разиф Галиевич аларның хәлләрен белеште, якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән бүләкләр, котлау открыткалары тапшырды.
Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Леонид Мачтаков, Анна Моисеева, Валентина Лыкова район башлыгыннан бүләкләр алып, ил-көнгә тынычлык теләде.
Анна Моисеевага 101 яшь. Ул Җиңү көнен түземсезлек белән көтә. «Сәламәтлегем бөтенләй какшам китмәсә, Җиңү парадына чыгачакмын», - ди Анна Ивановна.
Анна Ивановнаны котларга «Теремкәй» бакчасыннан кечкенә Дарья Храмова да килгән иде. Ул фронт юлын шәфкать туташы буларак үткән ветеранга багышлап Роберт Рождественскийның «Помните» шигырьен сөйләде.
Валентина Лыковага июль аенда 101 яшь тулачак. Ветеран үзен котларга килүчеләргә рәхмәтләре әйтте.
«Җиңү җиңел бирелмәде. Яшь егетләр, кызлар ил сагына басты. Ул миллионлаган корбаннар бәрабәренә, илебезнең халкының бердәм булуы нәтиҗәсендә яуланды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция бара. Мин Бөек Ватан сугышында Украинаны фашистлардан азат итүдә катнаштым. Биредә бик көчле бәрелешләр булды. Егетләребезнең дә исән-сау җиңү белән кайтуларын телим», - диде Леонид Яковлевич.
Ветеранны ул хезмәт куйган ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров станция коллективы исеменнән котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз