news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Җиңү диктанты»н махсус хәрби операциядә катнашучылар да язды

Зәйдә «Җиңү диктанты»н махсус хәрби операциядә катнашучылар да язды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбендә «Җиңү диктанты» акциясендә катнашучылар арасында иң яше Артур Шамгунов иде. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган әтисе истәлегенә диктант язарга булган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Динар Бәширов — махсус хәрби операция ветераны. Аңа 23 яшь. 2022 елда контракт буенча Ватаныбыз сагына баскан.

«Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үткәндә махсус хәрби операция башланды. Ватанга ярдәм итү теләге белән контракт төзедем. «Җиңү диктанты» турында ишеткәч, үземне сынап карарга булдым. Интернет чыганаклары аша әзерләндем. Ватанпәрвәрлек аеруча калкулашкан чорда тарихны тагын бер кат ныгытасым килде. Мин Сәвәләй мәктәбен бетердем», — ди Динар.

Акциядә тагын бер махсус хәрби операциядә катнашкан егет Руслан Фәйзерахманов та үзен сынады. Ул мобилизация буенча ил сагына баскан. Бүгенге көндә яралану сәбәпле, реабилитация уза.

«Диктантка ныклап әзерләндем. Мин тарихны болай да начар белмим», — диде, елмаеп, хәрби егет.

Быел акция рекордлы сандагы мәйданчыкны — Россиядә һәм дөньяның 90нан артыграк илендә 35 мең мәйданчыкны колачлады. Акциядә катнашучылар — мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре, гомумән, тарих буенча белемнәрен тикшереп карарга теләүче барча кешегә 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә туры килде. Диктант биремнәренең 20 проценты махсус хәрби операциягә багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100