Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә ике хәрбинең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Артур Кәлимуллин һәм Альберт Шамгунов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда аларның гаиләләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар.
Ефрейтор Артур Кәлимуллин һәм кече сержант Альберт Шамгунов Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.
«Без бүген ике герой егетебезнең гаиләләренә Батырлык ордены тапшырабыз. Алар бу югары дәүләт бүләгенә һәлак булганнан соң лаек булды. Бу егетләрнең исемнәре мәңгегә безнең хәтердә калачак. Артур да, Альберт та тыныч күк йөзебез өчен үз гомерләрен бирде. Алар үзләренең хәрби бурычын үтәде, антларына тулысынча тугры калды», - диде чыгышында Разиф Кәримов.
Артур Фоатовичның ордены - әнисе Валентина Рафаэловнага, Альберт Шамгуновның ордены өч улы белән тормыш иптәше Альбина Заһитовна, әнисе Людмила Михайловнага тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз