news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә ике укучы Ринат Фәрдиев премиясен алды

Зәйдә ике укучы Ринат Фәрдиев премиясен алды
Илнар Идиятов

Зәйдә традицион төстә Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау һәм республика этапларында җиңү яулаган, призер булган укучыларны, аларны әзерләгән педагогларны хөрмәтләделәр. «Зәй хәбәрләре» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Район башлыгы грантын 51 укучы, 45 укытучы алды. Аларга тантаналы төстә премия сертификатларын район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.

«Сез тырышлар, максатчаннар, алга таба да шушы асыл сыйфатларыгызны югалтмагыз. Кайда гына булсагыз да Зәебезнең горурлыгы булырсыз, дип ышанабыз. Укучыларыбызны да, педагогларны да уңышлары белән тәбрик итәм», - диде ул чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Быел Ринат Фәрдиев исемендәге (элеккеге район башлыгы) премиясен беренче тапкыр ике укучы алды. Аның күләме 30 мең сум тәшкил итә. Алар - Кадер мәктәбеннән Карина Гыйльфанова һәм шәһәрнең 4 мәктәбеннән Артем Тимофеев. Бу укучылар инде берничә ел рәттән республика күләмендәге фән бәйгеләре призерлары, җиңүчеләре.

Шулай ук, быел физкультура буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау турында катнашып җиңү яулаган Мария Устимкина (4 мәктәп), призер булган Алия Нуриева (7 мәктәп) аерым бүләкләүгә лаек булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100