news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә ике дус махсус хәрби операция зонасында яралыларны йөртү өчен эвакуация арбасы ясый

Зәйдә ике дус махсус хәрби операция зонасында яралыларны йөртү өчен эвакуация арбасы ясый
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәйдән ике дус Игорь Касаткин белән Сергей Евдокимов махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен эвакуация арбасы ясый башлаганнар. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда хәбәр ителә.

«Дустыбыз махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Ул эвакуация төркемендә хезмәт итә. Яралыларны яу кырыннан алып чыгарга шундый арба кирәк булуы турында хәбәр иткәч, аларны ясарга алындык», — дип сөйли Игорь.

Әгәр хәрби яраланган һәм үзе хәрәкәт итә алмый икән, аны яу кырыннан алып чыгу өчен дүрт кеше кирәк. Шул вакытта бу процессны күпкә җиңеләйтү өчен эвакуация арбасы ясау идеясе туа.

Арба ясау өчен велосипед тәгәрмәчен кулланганнар. Эвакуация арбасы җиңел җыела һәм шул ук вакытта ансат кына җәелә дә. Шундый 5 арба ясаганнар инде, хәзер тагын берсен ясарга алынганнар.

«Көзге чорда, яңгырлы вакытта тәгәрмәчкә пычрак ябышырга, яфраклар кереп тыгылып, хәрәкәт итүне авырлаштырырга мөмкин. Моны хәл итү юлларын эзлибез», — ди Игорь Касаткин.

Хәрбиләрдән заказлар булганда, осталар аларны күпләр ясарга әзер, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100