news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә ГРЭС төзүчеләренә һәйкәл куелды

Зәйдә ГРЭС төзүчеләренә һәйкәл куелды
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәйдә ГРЭС төзүчеләренә һәйкәл куелды. Ул станциянең беренче төзүчеләре истәлегенә эшләнде. Анда төзүче ир-егет белән хатын-кыз образы гәүдәләндерелгән. Скульптураның авторы шәһәр рәссамы - Фазыл Шиапов. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Безнең заманда технологияләр гаять зур тизлек белән үсә һәм дөнья торган саен үзгәрә бара, ә мөһим вакыйгаларның башлангычында торучыларны истә тоту, алар турындагы матур истәлекләрне яшь буынга тапшыра бару бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә Зәй ГРЭСы территориясендә әлеге мөһим объектны беренче төзүчеләргә багышланган монумент урнаштырылды, дип язалар предприятиенең Телеграмм-каналында.

Монумент ике төзүче - ир-ат һәм хатын-кыз сыны скульптура композициясеннән тора. Бу образлар очраклы гына сайланмаган: алар станция төзүгә үз көчләрен һәм җаннарын салган кешеләрнең көчен, үҗәтлеген һәм хезмәт сөючәнлеген гәүдәләндерә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100