news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә грек-рим көрәше буенча Ильмир Баһаутдинов истәлегенә төбәкара турнир башланды

Зәйдә грек-рим көрәше буенча Ильмир Баһаутдинов истәлегенә төбәкара турнир башланды
Фото: Ирина Смирнова

Бүген Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында грек-рим көрәше буенча Ильмир Баһаутдинов истәлегенә турнир башланды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Ильмир Вәдүтович 1974 елның 29 декабрендә Зәйдә туган. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнгән. Аеруча көрәш, хоккей төрләрен үз иткән. Ильмир Баһаутдинов Зәй районы спортын үстерүгә, яшь көрәшчеләр өчен мөмкинлекләр тудыруга өлеш керткән. Кызганыч, ул 47 яшендә фани дөньядан китеп барган.

Хәзер исә яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләүгә игътибар бирелә, аның исеменә көрәш турниры уздыру да шул максаттан.

Көрәш келәменә исә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Ютазы, Чаллы, Казан, Зәй, Удмуртия Республикасының Можга спортчылары чыкты.

Ярышларны тантаналы ачуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасының грек-рим көрәше буенча җыелма командасы баш тренеры Данис Таһиров, Казан шәһәре көрәш Федерациясе рәисе Рамил Сөләйманов, Зәй шәһәре көрәш Федерациясе рәисе Николай Тихонов, Ильмир Баһаутдиновның әнисе – Оркыя Мирзаһит кызы катнашты.

Оркыя ханым үз чыгышында улының истәлеген шушы рәвешле мәңгеләштергәннәре өчен оештыручыларга, катнашучы яшь көрәшчеләргә рәхмәт белдерде.

Турнирга иганәчелек ярдәме күрсәтүче Николай Тихоновка Татарстан Көрәш Федерациясе Рәхмәт хаты тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100