Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә дүрт буын вәкилләре бергәләп Россия Президентын сайлады
Зәй районы Аксар авылында авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җитәкче вазифасында хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән Фәйрүзә апа Әхмәтова Россия Президентын сайлауларга ишле гаиләсе белән килде. Ягъни алар дүрт буын вәкиле мөһим сәяси вакыйгада катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтырнда хәбәр ителә.
Кызы һәм кияве Гүзәлия белән Мансур Гатиннар, аларның кызы Ландыш, оныкчыклары бергәләшеп тавыш бирде.
- Безнең өчен сайлауларда катнашу һәрвакыт җаваплы эш булды. Әниебез һәм үзем күп тапкырлар сайлау комиссияләре әгъзалары вазифаларын үтәдек. Ә ил башлыгын сайлау бигрәк тә мөһим. Оныкларыбыз да Россия Президентын сайлауларда катнаштык, дип хәтерләренә беркетеп куйсыннар, илебезнең патриотлары булсыннар, дигән уй белән килдек бүген сайлауларга, - ди Гүзәлия Гатина.
Сайлау участогында алган махсус браслетлар белән алар шәһәр мәдәният учреждениеләрендә оештырылган чараларда да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз