Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә диңгезчеләр истәлегенә һәйкәл ачылды
Зәйдә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Рәфыйков урамындагы паркта тантаналы чара үтте һәм диңгезчеләр истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.
Һәйкәл ачылу чарасына төрле елларда хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләр, аларның тормыш иптәшләре, балалары, туганнары җыелган иде.
«Хәрби диңгез флоты көчле дәүләт символы, державабызның ышанычлы оборона нигезе һәм тыныч тормыш гаранты булды һәм шулай булып кала. Без үз язмышларын авыр һәм мактаулы флот хезмәте белән бәйләгән кыю затларга рәхмәт сүзләре әйтәбез. Күк йөзебез һәрчак зәңгәр булсын. Бүген Ватаныбыз иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз аерым хөрмәткә лаек. Элекке диңгезче, 2нче ранг капитаны Валентин Атласов бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасына якташларыбызга гуманитар ярдәм илтә китте», – диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, һәйкәлне булдыруга үз көчләрен керткән ир-егетләргә, аларга көч биреп, ярдәм итеп торган тормыш иптәшләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Тантанада парад формасындагы кешеләр бер-берсен кычкырып сәламләп, кочаклашты. 1968-1971 елларда Тын океан флотында һава күзәтү корабында радист булып хезмәт иткән 74 яшьлек Николай Тыткин бәйрәмгә оныгы Даниил белән килгән. Хәрби-диңгез флоты көне - Черновлар гаиләсе өчен иң яраткан бәйрәм. 1975-1978 елларда Төньяк флотының диңгез тральщигы булып хезмәт иткән Борис Кузьмич белән бергә бәйрәмгә хатыны Галина һәм кызы килгән. Кунаклар арасында Сарман районыннан ветеран-диңгезчеләр дә бар иде.
Россия һәм Татарстан гимны яңгыраганда Хәрби-Диңгез Флоты әләмнәре күтәрелде. Ике кыска һәм бер озын «Ура!» тавышы яңгырады. Яңа һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды, ул диңгез флоты ветераннары, шәхси эшмәкәрләр, гади зәйлеләр, шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән булдырылды. Иң актив хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз