Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә десантчылар көне узды
Зәй десантчылары Рәфыйков урамындагы паркта десантчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында җыелалар. Әйтергә кирәк, десантчыларның сафы елдан-ел яшәрә бара. Аларның иң яшенә 23 яшь булса, иң өлкәненә - 78 яшь. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Десантчыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссараттан Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алекссеев котлады.
«Һава десанты гаскәрләрендә төрле җитди сынаулар аша үткән иң батыр, иң чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә. Десантчылар һәрвакыт алгы сызыкларда, теләсә нинди сугышчан бурычны үтәргә сәләтле. Бу - чын батырлык мәктәбе, ул яшьләрне сугышчан кардәшлеккә тугры булырга һәм хәрби традицияләрне сакларга өйрәтә. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек телим», – диде Петр Сергеевич.
Арадан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз