Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Дәүләт хезмәтләре» аша кредит алуга бәйле мошенниклык очраклары арткан
17-23 ноябрьдә Зәй районы эчке эшләр бүлеге төрле хокук бозулар турында 98 хәбәр һәм гариза кабул иткән. Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, чит кеше милкенә зыян салу, хулиганлык, мошенниклык очраклары күп. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы хәбәр итә.
17 ноябрьдә Зәйдә яшәче 60 яшьлек ир-аттан гариза кабул ителгән. Билгесез кешеләр аның «Дәүләт хезмәтләре»порталындагы шәхси кабинетын «ватып» кергән һәм, паспорт мәгълүматларын кулланып, микрофинанс оешмасында 46 мең сумлык кредит рәсмиләштергән.
Шул ук көнне Зәйдә яшәүче тагын бер ир-ат гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук шәхси аккаунтын мошенниклар «ватып» керү һәм 46 мең сумлык кредит рәсмиләштерү турында хәбәр иткән.
18 ноябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз килгән. Ул хәбәр иткәнчә, мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша аның исеменә микрофинанс оешмасында 46 мең сумлык кредит алган, банк счетыннан 49 меңгә якын акчасын урлагаң һәм шул ук счетка 77 мең сумга якын кредит рәсмиләштергән. Шул ук көнне 29 яшьлек хатын-кыз «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетын «ватып» керүләре һәм аның исеменнән микрокредит оешмасында 10 мең сум акча алулары турында гариза язган.
«Әлеге мошенниклык фактлары нигезендә җинаять эшләре ачылды, тикшерү эшләре бара», - дип хәбәр иткәннәр полиция бүлегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз