Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә чик сакчыларына яңа һәйкәл ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чик сакчылары көне алдыннан Зәй тарихына тагын бер истәлекле вакыйга язылды — шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә төрле буын чик сакчыларына яңа һәйкәл ачылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Зәй чик сакчыларының күптәнге хыяллары чынга ашты. Сигез ел элек чик сакчыларына куелган һәйкәл яраксыз хәлгә килгән, ярылып, буявы төссезләнгән иде. Яңа һәйкәлне чик сакчылары үз көчләре белән булдырды.
Иске һәйкәлне яңарту башлангычы белән районның «Чик сакчылары берлеге» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запас чик сакчылары чыкты. Яңа һәйкәлне куюда төп иганәчеләр — чик буе гаскәрләре ветераннары һәм аларның балалары. Без аеруча Вәгыйзь Гыйльмановка рәхмәтле, — ди район чик сакчылары оешмасы җитәкчесе урынбасары Петр Князев.
«Илебезнең чик сакчылары Бөек Ватан сугышы башлангач беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, аннан соңгы илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр, бүген дә үз постларында уяу торалар. Без сезнең белән горурланабыз!» — диде чыгышында шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов.
Һәйкәл ачу тантанасына Чаллы чик сакчылары да килгән иде. Араларында махсус хәрби операция ветераннары да бар.
Яңа һәйкәлне Чаллы архитекторы ясады. Һәйкәл бронзага патиналау эффекты белән пыяла пластиктан эшләнгән. Композиция ил чикләрен саклауның классик символы булган ил сакчысын эт белән сурәтли. Аста «Барлык буын чик сакчыларына хөрмәт һәм дан» дип язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз